Чирмешәндә күпквартиралы аренда торагының стеналарын күтәрәләр
Безнең районда

Чирмешәндә күпквартиралы аренда торагының стеналарын күтәрәләр

Чирмешәндә, Юлчылар урамында, мәчет артындагы урында 16 квартиралы аренда йорты төзелә. Аның нигезе ясалган, бүген осталар стеналар күтәрү белән мәшгуль.

Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды программасы буенча, республика акчаларына төзелүче әлеге йорт киләсе елда өлгерергә тиеш.

фото: автор

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев