Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә хатын-кыз депутатлар җыелышында “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” проекты турында сүз барды

Чирмешән районының хатын-кыз депутатларының “Мәрхәмәтлелек-Милосердие” берләшмәсе җыелышында, ул район Советының утырышлар залында үтте, “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” социаль-гуманитар проекты хакында сөйләштеләр.

Монда гаилә архивларын туплау һәм район архивына тапшыру буенча бурычлар каралды. Алар Бөек Ватан сугышында катнашкан, тол калган, тылда эшләгән хатын-кызларга, “сугыш чоры” балаларына кагыла.

“Мәрхәмәтлелек-Милосердие” берләшмәсе Татарстан Республикасы Дәүләт Советында 2009 елдан бирле эшчәнлек алып бара, ул фикер алышу “мәйданчыгы” булдырырга, хатын-кыз - лидерларны, хатын-кызлар берләшмәләрен, закон чыгару һәм башкарма власть органнарын, гуманитар элемтәләрне, аңлату, иганәчелек эшчәнлеген үстерү, җәмгыять тормышында социаль әһәмиятле мәсьәләләрне чишү өчен, иҗтимагый структураларны берләштерергә омтыла.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев