Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә халык санын алуга әзерләнәләр

Чираттагы халык санын исәпкә алу башланырга сигез ай чамасы вакыт калып бара. Бу мөһим эшкә әзерлек чаралары күптән башланды.

Районда халык санын исәпкә алу мәсьәләләре белән шөгыльләнүче вәкил һәм инструктор 13 гыйнвардан эшкә  керештеләр. Әлеге җаваплы кешеләр агымдагы елның  20 ноябренә кадәр шул өлкәдә булачак. Соңрак бу эшкә контролерлар һәм халык санын исәпкә алучылар да җәлеп ителәчәк.  Илдә беренче тапкыр санлы формада халык санын исәпкә алучылар өчен укулар оештырыла. Контролерларны – 58, халык санын исәпләүчеләрне 31 көнгә эшкә алалар. Контролерлар -14 сентябрьдән 10 ноябрьгә, исәпкә алучылар 1 нән 31 нче октябрьгә кадәр мәгълүматлар туплаячак.

Әле контролерлар һәм халык санын исәпкә алучыларны туплау эшенә керешмәгәннәр. Мондый, вакытлыча эшне, студентлар да башкара алачак.

Моңа  кадәр халык санын исәпкә алулар кәгазьдә башкарылса, монысында исәпләүчеләргә планшетлар  бирү каралган.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев