Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә геройларны искә алдылар

Чирмешән  җире  биш Советлар Союзы Герое, дүрт Социалистик Хезмәт Герое, бер Россия Герое төбәге.  Ватан Геройлары көне уңаеннан район үзәгендәге Геройлар Аллеясында аларны искә алу чарасы узды.

Район ветераннар Советы, «Бердәм Россия» сәяси партиясенең җирле бүлекчәсе һәм туган як тарихы музее хезмәткәрләре якташларыбызны хөрмәтләп биредәге стелла түренә венок куйдылар.

Геройларның Ватан азатлыгы хакына кылган каһарманлыклары онытылмый, исемнәре халык күңелендә яши. Бу якташларыбыз яшь буын өчен Ватанга бирелгәнлек, туган илгә тугрылыклы хезмәт итү үрнәге булып торалар.

Туган илне яратуларын яу кырында һәм хезмәт фронтында тиңсез батырлыклары белән раслаган бу  якташларыбызның бары берсе – Россия Герое Александр Супонинский гына исән, ул Әлмәттә яши һәм эшли.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X