Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бәйрәмнәр һәм сайлаулар алдыннан саклык чаралары күрәләр

Алдагы көннәрдә безнең районда да төрле мөһим чаралар узачак. Республика, Белем көннәрен, сайлауларны хәвеф-хәтәрсез үткәрү өчен билгеләнгән бөтен эшне төгәл башкару сорала.

-Бүген бу хакта сөйләшүнең зарурлыгы бар, иминлек, куркынычсызлыкны тәэмин итү – безнең бурыч, - диде район башлыгы, террорчылыкка каршы муниципаль район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин, әлеге комиссиянең киңәйтелгән утырышында. -Хәтта моңа кагылышлы документлар да тәртиптә булсын. Тиешле приказлар чыгарып, аларны контрольдә тоту мөһим.

Утырышта предприятиеләр, учреждениеләр, мәгариф һәм мәдәният оешмалары, тормышны тәэмин итү оешмалары җитәкчеләре катнашты.

Район мәдәният йортында узган әлеге чарада билгеләп үтелгәнчә, сайлау участокларында, кеше күп була торган урыннарда террорчылык, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен төгәл үтәү, санитар-эпидемиологик  вәзгыятьне истән чыгармау зарур.

Хәзер хокук саклау органнары көчәйтелгән режимда эшли. Сайлау участокларын саклау, дежурлык оештыру мөһим, тавыш бирү көннәрендә бигрәк тә. Җаваплы затлар белән инструктаж үткәрү дә террорчылыккны кисәтү өчен артык түгел. Коронавирус инфекциясе таралу белән бәйле, участокларга шәхси саклану средстволары биреләчәк.

Тормышны тәэмин итүче оешмалар бәйрәмнәр, сайлаулар көннәрендә җаваплылыкны аеруча көчәйтергә, ул-бу очрагында ашыгыч чаралар күрергә тиешләр.

Утырышта мәктәп маршрутларында балаларны йөрткәндә куркынычсызлыкны тәэмин итү хакындагы мәсьәлә дә каралды.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев