Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә “Безнең ишегалды” программасы буенча алты йорт тирәсе матурлана

“Безнең ишегалды” республика программасы кысаларында быел район үзәгендәге алты йортның ишегалды тәртипкә китерелә.

Совет урамындагы 45, 45а, 47, 49, 51 һәм Дзержинский урамындагы 39а йортларының ишек алларына бордюрлар урнаштырып, яңа асфальт салыначак.

- Подрядчы - “Алексеевскдорстрой” оешмасы иске асфальтны алып, юлны түбәнәйтеп ясыйлар. Бу язгы һәм яңгыр сулары подъездларга кермәсен өчен шулай эшләнә, - ди “Чирмешән” торак милекчеләр ширкәте рәисе Мәсхүт Хөсәенов. – Бу эшләргә 11 миллион сум акча каралган.

Тиешле бер җир катламын алгач, йортларга баручы су һәм канализация челтәрләре дә якыная, шуннан файдаланып, “Чирмешән коммуналь челтәрләре” предприятиесе кайбер урыннарда үткәргечләрне яңага алмаштыра.

Төзүчеләр асфальт һәм җир катламын алып бордюрлар урнаштыра, аслык өчен ком, таш та кайтара башлаганнар.  Бу йортлар тирәсендә эшне озакка сузмаска, июль башларына тәмамларга планлыйлар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев