Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә бассейн кайчан ачылачак?

Татарстанда 5 июньнән, спорт җиһазларын шөгыльләнүчеләр арасында социаль дистанция үтәлешен тәэмин итеп куйган шартларда, спорт үзәкләре, йөзү бассейннары ачылды.

Әмма 4 квадрат метрлы мәйданда спорт белән шөгыльләнү өчен — 1, бассейнда төркем белән шөгыльләнгән вакытта су өслегендәге 5 квадрат метрлы мәйданда — 1, шулай ук су өслегендәге 10 квадрат метрлы мәйданда йөзү юлында 1 кеше булу гына рөхсәт ителә.
Соңгы көннәрдә һава температурасы күтәрелү сәбәпле, чирмешәнлеләрне дә район үзәгендәге бассейнның кайчан ачыласы кызыксындыра башлады. Бу сорауны без ”Чирмешән” физкультура – сәламәтләндерү комплексы директоры Камил Назыйровка юлладык.

-Бассейнны ачу өчен, әүвәл Роспотребнадзор куйган таләпләрне үтәү сорала, - диде Камил Әхмәт улы. – Аннан соң бассейн бинасында, экономия максатыннан, озак вакыт электр уты сүндерелгән иде. Хәзер казаннарны кабыздык, ләкин су бик акрын җылына. Бассейнны июль башында ачарга планлаштырабыз.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев