Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешәндә акция барышында өч меңнән артык агач утыртканнар

“Урманны саклыйк – 2020” акциясе кысаларында районда 90 сутый мәйданда агач үсентеләре утыртылды.

Шешминка урманчылыгы участогында 2600 чыршы үсентесе тамыр җибәрәчәк, ягъни 60 сутый җирдә яшь урман үсәчәк. Акциягә урманчылар гына түгел, “Чыршыкай” мәктәп урманчылыгы членнары һәм Шешминка авыл җирлегендә яшәүчеләр дә кушылган.

Сосновка авылы янында да 30 сутый мәйданда яшь үсентеләр утыртканнар. Биредә урманчыларга Ульяновка мәктәп урманчылыгы членнары һәм авыл җирлегендә яшәүчеләр ярдәмгә килгән. Әлеге истәлекле урман полосасында 266 имән һәм 532 тирәк үсентесенең тамыры җиргә күмдерелгән.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев