Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән үзәк больницасында үткән елдагы эшкә йомгак ясадылар

Район үзәк больницасында үткән йомгаклау медицина советында сәламәтлек саклау эшенең нәтиҗәлелеген арттыру хакында сүз барды.

2019 елда район үзәк больницасына “Земство докторы” программасы буенча өч белгеч: табиб-стоматолог,терапевт, табиб-педиатр һәм максатчан юллама буенча участок табиб-терапевты эшкә урнашкан. Күптән түгел Иске Үтәмеш фельдшер-акушерлык пунктына “Земство фельдшеры” программасы буенча фельдшер алганнар. Табиблар белән тәэмин ителеш йөз процентка якын булса, Кармыш авылында фельдшер вакансиясе бар.

Район үзәк больницасында узган медицина советында 2019 елдагы эшчәнлекләренә йомгак ясалды, белгечләр кадрлар һәм медицина җиһазлары белән тәэмин ителеш, сәламәтлек саклауның нәтиҗәлелеген арттыру юллары хакында сөйләштеләр. Баш табиб Лилия Мортазина әйтүенчә, федераль һәм республика программалары кысаларында,  республика һәм район ярдәме белән үзәк больницасының, өч врачлык амбулаториясенең һәм 34 фельдшер-акушерлык пунктларының матди-техник базасы ныгытыла. Былтыр больницага ике ашыгыч ярдәм автомашинасы бирелгән, якын арада тагын бер шундый техника кайтачак икән.

“Земство докторы” федераль программасы буенча – 1 миллион, “Земство фельдшеры” буенча 500 мең сум күләмендә кызыктыру түләүләре каралган. Бу ике программа да табибларны һәм фельдшерларны торак белән тәэмин итү мөмкинлеге бирә.

70 төрле медицина җиһазы, шул исәптән ультратавышлы тикшерү (УЗИ), үпкәләргә ясалма сулыш бирү җиһазлары, колоноскоп, флюорография җиһазлары һәм башкалар алынган. Медицина персоналы һәм пациентлар яңа рентген аппаратына да өметләнә, чөнки булганы еш сафтан чыга.

Республика программасы буенча Туймәт авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелде. Кармыш авылын да шундый ук ФАПлы итмәкчеләр.

Медицина советында катнашкан район  башлыгы Фердинат Дәүләтшин район үзәк больницасы медицина персоналының сәламәтлек саклау өлкәсендәге тырыш хезмәт куюын билгеләп үтте, әмма эшчәнлек күрсәткечләрен яхшыртырга өндәде.

2019 елда 3109 райондашыбыз диспансеризация – медицина тикшерүе узган, бу план күрсәткечләреннән дә күбрәк. Нәтиҗәләргә килсәк, 700 кеше сәламәтлекнең беренче төркеменә, 825е  - икенче, 1391е өченче төркемгә керә. 268 пациент диспансер күзәтүенә алынган. 20 кешегә онкология юнәлеше буенча тикшеренергә юллама бирелгән.

1590 хатын-кыз маммография узган, аларның 71ендә авыруга шик ачыкланган. Цитологиягә тикшерелгән 1140 хатын-кызның 131ендә авыруга шик бар.

Әлбәттә, табиблар авыруны иртәрәк ачыклау – аны уңышлы дәвалауга нигез булуы хакында гел искәртеп тора. Ни кызганыч, аларның бу киңәшенә кайберәүләр колак салмый һәм үз хәлләрен катлауландыралар.

2019 елда “Демография” милли проектының “Олы буын” (“Старшее поколение”) федераль проекты старт алды. Аның нигезендә, 2024 елда гомер озынлыгын 78 яшькә, ә сәламәт яшәү озынлыгын 67 яшькә җиткерү бурычы тора. Әлеге проект кысаларында район үзәк больницасында 773 олы кеше тикшерелгән. Алар үз сәламәтлекләренә битараф булмаслар дип ышанасы килә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев