Чирмешән урманнарында патруль йөри
Безнең районда

Чирмешән урманнарында патруль йөри

Яңа ел бизәге булган чыршы, нарат агачларын үз белдекләре белән урманнан кисеп кайтучыларга штрафлар яный.

-Яңа ел алды атналарында урманнарда патруль кизү торачак. Рөхсәтсез чыршы, нарат кискән гражданнарга – 3 меңнән-4 мең сумга, вазифаи затларга – 20 меңнән-40 мең сумга, юридик затларга 200 меңнән-300 мең сумга кадәр штраф каралган, - ди “Чирмешән урманчылыгы”ның урманнарны саклау һәм яклау буенча инженеры Хәдичә Хәсәнова.

Шуның өстенә урман хуҗалыгына китерелгән зыянны да каплыйсы була икән. Әйтик, рөхсәтсез 1 метрлы чыршы кискән өчен, аның күләме 3700 сум тәшкил итә. Әгәр дә зыян 5 мең сумнан артса, җинаять эше дә кузгатыла.

фото: архив

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Нет комментариев