Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары дуслык күпере “сузды”

Халыкара туган тел көнендә район мәдәният йортында “Дуслык күпере – 2021” милләтләр мәдәнияты фестивале узды.

Чирмешән лицее, 1 нче һәм 2 нче Чирмешән мәктәпләре укучылары районда гына түгел, республикада да сирәк милләт халыкларын тәкъдим иттеләр. Әрмән, мари, таҗик, башкорт, украин, үзбәк диаспорасы “вәкилләре” алты командага бүленеп көч сынашты. Мәдәният һәм мәгариф бүлекләре оештырган бу чара район халыкларының бердәмлегенә ачык мисал булды.

Чирмешән лицее тәкъдим иткән әрмән диаспорасы командасы бу милләтнең гореф-гадәтләрен, йолаларын бик матур итеп күрсәттеләр. Бу командага тиңнәр булмады, алар – беренче. 1 нче Чирмешән мәктәбенең таҗик диаспорасы командасы – икенче, 2 нче Чирмешән мәктәбе командасының украин диаспорасы “вәкилләре” өченче урында.

Укучыларның чыгышы тамашачыларга да, жюри әгъзаларына да бик кызыклы һәм файдалы булды. Чара барышында бу милләт вәкилләренең сөйләмен  ишетергә, милли ризыклары әзерләү тәртибен белергә һәм тәмләп карарга, кайбер йолалары белән дә танышырга мөмкин иде. Без үзебез дә еш кына әзерләгән ризыкларның кайсы милләт аш-суы икәнен белмәгәнбез икән. Шунысы кызык, бу командаларда шул милләт вәкилләре бөтенләй юк диярлек иде. Димәк, бәйгегә әзерләнү барышында укучыларга эзләнергә, күп нәрсәгә өйрәнергә туры килгән. Әйтергә кирәк, мондый чара төрле милләт вәкилләренә хөрмәт билгесе дә.

фото: автор

В Черемшане прошел фестиваль национальных культур (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X