Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән укучылары БДИ тапшыра

Чыгарылыш имтиханнарының бер өлеше инде артта калды. 9нчы класс укучылары җәмгыять белеме, химия, информатика, рус теле һәм әдәбияты, инглиз теле, математика буенча сынау тоттылар.

11нче классларны тәмамлаучылар география, рус әдәбияты, татар теле, рус теле, математика(база өлеше) буенча имтиханнар тапшырдылар. Алда әле математикадан(профиль дәрәҗә), (6 июнь), җәмгыять белеменнән (8 июнь), биологиядән һәм чит телләрдән (14 июнь), химиядән һәм физикадан (20 июнь) белемнәрен күрсәтергә тиешләр.

9нчы класслар алдагы көннәрдә татар теленнән, географиядән, тарихтан, геологиядән, физикадан имтихан узачак.

Сүз уңаеннан, быел бердәм дәүләт имтиханнарын 11 классны тәмамлаучы 141 укучы тапшыра. 9нчы сыйныфны 243 райондашыбыз тәмамлый, бер укучы, укуда өлгермәгән өчен, имтиханнарга кертелмәгән.

-Имтиханнар Лашман урта мәктәбе базасында һәм башка кайбер шәһәрләрдә уза, - ди район мәгариф бүлеге методисты Надежда Фомина. - Районда имтиханнарны уздыру тәртибе катгый рәвештә контрольда тотыла. Әлегә кадәр тәртип бозу фактлары теркәлмәде. Укучылар яхшы беләләр, БДИ тапшыру пунктларына паспорт, ике ручка, су, шоколад, кирәк булган очракта, дару гына алып керергә яраганын укучылар яхшы белә.

Имтиханнарның нәтиҗәләре соңрак билгеле була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined БДИ