Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән студентлары чыгарылыш имтиханнарын WorldSkills стандартлары буенча тапшыра

Агымдагы елның гыйнварында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалын 47 егет һәм кыз тәмамлап, кулларына диплом алганнар. Техникум филиалында пешекче-кондитер һәм авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре үзләштергән студентлар чыгарылыш имтиханнары вакытында үзләренең белемнәрен, практик осталыкларын WorldSkills стандартлары буенча күрсәткәннәр. Пешекче-кондитер һөнәре алган 14 студентның 70,5 проценты, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеге үзләштергән 17...

Агымдагы елның гыйнварында Нурлат аграр техникумының Чирмешән филиалын 47 егет һәм кыз тәмамлап, кулларына диплом алганнар.


Техникум филиалында пешекче-кондитер һәм авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре үзләштергән студентлар чыгарылыш имтиханнары вакытында үзләренең белемнәрен, практик осталыкларын WorldSkills стандартлары буенча күрсәткәннәр.

Пешекче-кондитер һөнәре алган 14 студентның 70,5 проценты, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты белгечлеге үзләштергән 17 егетнең 78,5 проценты чыгарылыш практик квалификация эшен "4"ле һәм "5"ле билгеләренә тапшырганнар. Болардан тыш усадьба хуҗабикәсе һөнәренә укыган 16 яшь кеше дә йомгаклау аттестациясе узган.

Агымдагы елның июнендә, техникум тарихында беренче тапкыр, урта һөнәри белем алган белгечләр кулларына диплом алачак. 22 студент - авыл хуҗалыгын механикалаштыру, 20 егет электр приборларын ремонтлаучы һәм хезмәт күрсәтүче электр монтеры һөнәрен 3 ел да 10 ай үзләштерә.

Апрель аенда авыл хуҗалыгын механикалаштыру, пешекче-кондитер, авыл хуҗалыгы тракторчы-машинисты һөнәре үзләштерүче 6 төркем студентларын район оешмаларына производство практикасына җибәрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined егетләр кызлар ворлд скилс