Урманасты Үтәмеш авылында өч ел элек төзелә башлаган яңа мәчет бинасы манарасына бу атна җомгасында ярымай куярга ниятләгәннәр.
Осталар моңа кадәр дин йортының стеналарын штукатурладылар, тәрәзәләрен урнаштырдылар.

Мәчетне төзетүчеләр – шушы авылдан бертуган Хәбир, Хәмит, Радик һәм Ренат Хәсәновлар. Изге йорт аларның мәрхүмә әниләре Әкълимә исемен йөртәчәк.
.jpeg)
фото: Ренат Хәсәнов
Нет комментариев