Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Күтәмә мәктәбендә "Үсеш ноктасы" үзәге ачылды

Күтәмә мәктәбендә дә “Үсеш ноктасы” үзәге ачтылар. Ул “Мәгариф” милли проекты буенча булдырылды.

Мондый үзәкләр Россиянең 81 төбәгендә, авыл мәктәпләрендә һәм кече шәһәрләрдә, бар икән, барысы 5 мең, Татарстанда – 139. Безнең районда моңа кадәр Лашман, 1 нче Чирмешән, кадетлар мәктәпләрендә, лицейда үзәкләр ачканнар.

-Бүген безнең өчен истәлекле көн, тантаналы вакыйга, - диде мәктәп директоры Александр Миронов. -Республикадан бирелгән 1 миллион 200 мең сум акчага 5 кабинетны ремонтладык, федераль акчаларга байтак җиһаз алдык, алар әле тагын кайтачак. Әлеге заманча җиһазлар ярдәмендә укучыларыбыз технология, информатика, тормыш иминлеге нигезләрен өйрәнәчәк, төрле түгәрәкләрдә шөгыльләнәчәкләр. Болар барысы да белем дәрәҗәсен яңа биеклеккә күтәрергә мөмкинлек бирергә тиеш.

Кабинетларның берсендә, тормыш иминлеге нигезләре кабинетында, дәрес башланды. Авыруга ничек беренче ярдәм күрсәтергә, ничек ясалма сулыш алдырырга? Укытучы Рәфис Гафуров боларны махсус кайткан җиһазларда аңлатып күрсәтте. 10 өр-яңа ноутбукка баеган информатика кабинетын исә бүген рус теле дәресенә биргәннәр, ребус ясау буенча сайт турында әүвәл укытучы Елена Миронова сөйләде, аннары укучылар үзләре эшкә кереште.

Проект эшчәнлеге кабинетында сәгать механизмы моделен ясау белән мәшгульләр. Башта технологик карта белән танышалар, аннары, шуннан карап, инструкция буенча модельне җыялар. Заманча технология.

-Механизмнар белән эшләү бик кызык, - ди 11 сыйныф укучысы, төзүче булырга хыялланучы Александр Семайкин.

 

-Саша технарь, техника тирәсендә бөтен нечкәлекләрне белә, аның бит әтисе дә автомеханик, - дип мактады аны мәктәп директоры.

Технология кабинетын да карап уздык, ул да “Үсеш ноктасы”нда. Биредә урнашкан тегү машиналары элегрәк кайткан икән, яңа җиһазлар да булыр әле. Мәктәптә малайлар өчен кабинетта тимер, агач эше осталыгына өйрәнеп була. Аш-су яратучыларга аерым кухняда шөгыльләнергә мөмкин.

Заманча компьютерларда эшләп, укучылар квадрокоптерлар белән идарә итәргә, үзләренең медиапродуктларын эшләргә дә өйрәнә алалар.

Күтәмә мәктәбендә “Үсеш ноктасы” кабинетларын ремонтлауга дүрт ай чамасы вакыт кирәккән, эшне ахырына җиткергәннәр диярлек. Ә нәтиҗәләр исә соңрак булыр, Александр Миронов әйтүенчә, бу яктан монда әле беренче адымнар гына ясала.

Һәм тагын, районда “Үсеш ноктасы” үзәге Әккәрәйдә дә булачак. Әлеге эш киләсе ел планында.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев