Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының Кармыш авылында өч балалы гаиләләр арта

Кармышта гомер итүче Фәтхетдиновларның зур гаиләсе июнь аенда тагын бер кешегә арткан - Илдар һәм Гөлнар  өченчегә бәби алып кайтканнар.

Розалина һәм Руфинә сеңелкәшле булганнар. Фәтхетдиновлар 12 июньдә 3 килограмм 820 граммлы булып туган кызларына Рания дип исем биргәннәр.

Розалина 4 сыйныфта укый, Руфинәгә 5 яшь, ул балалар бакчасына йөри.

-Без гаилә корганда ук өч бала алып кайтырга план корган идек. Кызларыбыз инде зур, булышчылар бар, - ди Гөлнар. – Үзебез дә өч туган үстек. Хәзер дә бергә җыелгач бик күңелле.

 

-Гаиләдә ике бала гына үстек, әнине, ник тагын бәби алып кайтмадыгыз дип, гел сорый идем, шуңа үземнең балалар күбрәк булуын теләдем, - дип сүзгә кушылды әти кеше.

Яшьләр төп йортта, Илдарның әтисе Исрафил, әнисе Алсу белән тату гаилә булып яшиләр. Йортлары иркен, зур, һәркемгә урын җитәрлек. Кызлар әти-әни, әби-бабай назы һәм игътибары тоеп үсәләр.

Фәтхетдиновларның икесенең дә авылда эшләре бар. Илдар авыл җирлеге башлыгы, ә Гөлнар авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе. Мондый яшьләр булганда,авылның киләчәге бар әле.

Кызганыч, тату гаиләне бергә күрү һәм фотога төшерү генә насыйп булмады. Без барган көнне әби белән бабай эш белән шәһәргә киткәннәр, ә Руфинә балалар бакчасында иде.

Рания авылда быел икенче булып туган сабый. Ирек һәм Гөлия Гайфуллиннар да өченчегә кыз алып кайтканнар, бәләкәчләренә Асилә исеме биргәннәр. Кармышта быел тагын бер йортка бәби  алып кайту планлаштырыла.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев