Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиясе членнары тәртипсез аналар белән кырыс сөйләшә

Кайбер ата-аналар бала тәрбиясенә ничектер артык җиңел карый. Районның балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча комиссия членнары нәкъ менә шундый гаиләләр балаларын яклый да инде.

Иске Сережкино авылыннан  ике бала анасына карата соңгы вакытта гына, балаларына дөрес тәрбия бирмәгән өчен,  ике беркетмә төзелгән. В. үз  карамагында, балаларыннан кала, олы яшьтәге туганы да булуга карамастан, рюмкага еш үрелә. Билгеле, сирәк айныгын анага балаларның мөнәсәбәте дә башка. Ана кеше гаебен аңлый кебек, алкогольдән дәваланырга нияте барлыгын да җиткерде. Ышанасы килә, ни генә дисәң дә, балалар үз гаиләсендә бәхетлерәк.

Югары Кәминкәдән Л.ның  да проблемаларын аракы белән “юа” торган гадәте бар. Олы яшьтәге әни кеше башка эчмәскә сүз бирде. Бу гаиләләр даими контрольдә була, тагын бер ялгышсалар балаларсыз да калырга мөмкиннәр.

Икенче Чирмешән мәктәбендә укучы ике дусның шаяруы зургарак киткән. Бераз зыян күргән малай медицина ярдәме сорап больницага бара, бәхеткә, куркыныч әйбер булмый. Малайлар кабат дуслашырга өлгерсәләр дә, зыян китергән малай полициянең балигъ булмаганнар эшләре бүлекчәсенә профилактик исәпкә куелды. Бу башка яшүсмерләргә дә сабак булсын иде.

Район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре үткән елның декабрендә күп балалы гаиләләрдә янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлешен тикшереп, кайберләренә җитешсезлекләрне бетерергә кушкан булганнар. Бу бурычларны үтәмәгән ата-аналар да комиссия алдында хисап тотты. Күтәмә, Чирмешән, Югары Кармалка, Лашман, Шешминка авылларында электр үткәргечләре, мичләре  куркыныч хәлдә булган гаиләләргә моның ни белән тәмамланырга мөмкин икәнлеген тагын бер кат аңлаттылар һәм җитешсезлекләрне бетерү өчен соңгы тапкыр конкрет вакыт билгеләделәр.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев