Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ТР Премьер-министры урынбасары катнашында телләр язмышы турында сөйләштеләр

Чирмешәндә Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын үткәрүгә кагылышлы күчмә утырыш узды.

-Чирмешәндәге мондый утырыш инде сигезенчесе, - диде бу чараны алып баручы – Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары Васил Шәйхразиев. -Безнең төп бурыч – муниципаль районнардагы эш тәҗрибәсен өйрәнү һәм куллану.

Туган телләрне үстерүгә, яклауга кагылышлы, “Орион” яшьләр үзәгендә оештырылган “Түгәрәк өстәл” барышында бу өлкәдә проблемалар да күтәрелде. Безнең районнан тыш, әлеге чарада катнашкан Әлмәт, Лениногорск, Яңа Чишмә районнары вәкилләре чыгышында да әйтелгәнчә, мәктәпләрдә татар телен һәм башка телләрне укыту, балалар бакчаларында тәрбия процессын оештыруда эшлиселәр бик күп.

-Әгәр бала туган телендә сөйләшә икән, димәк аның гаиләсендә дә туган телдә сөйләшәләр дип нәтиҗә ясарга мөмкин, - диде Васил Габтелгаязович.

Кызганыч, моны  күреп торабыз, безнең республикада, безнең районда да хәтта татар балаларының сизелерлек өлеше татар телендә тәрбияләнми, татарча укымый. Районыбызда, әйтик, балалар бакчаларына йөрүче балаларның 62 проценты гына татарча, чуваш балаларның 63 проценты гына чуваш телендә тәрбияләнә. Бер карасаң начар күрсәткеч түгел, әмма Чирмешән районы өчен мактанырлык түгел.

Премьер-министр урынбасары билгеләп үткәнчә, бу аеруча шәһәрләргә хас, катнаш гаиләләрдәге балалар арасында милләте билгеләнмәгәннәр шактый. Яшь чакта моңа бик ис китми, әмма, үсә төшкәч, соңрак проблемага әверелә. Ата-аналар әлеге мәсьәләгә җитди карарга тиеш.

Баланың нинди мәктәптә укыйсын беренче чиратта ата-аналар хәл итә. Алар иң әүвәл татарчамы, русчамы укытуга түгел, белем йортының, анда укытучыларның авторитетына, белем бирү сыйфатына карап фикер йөртәләр. Милли белем алуга бердәм дәүләт имтиханнарының рус телендә генә булуы да тискәре йогынты ясый.

Кунакларны район башлыгы урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов сәламләде, туган телләрне үстерү һәм яклау буенча эшчәнлекне яхшырту буенча конкрет чаралар күреләчәген әйтте.

Чирмешәндәге “Әкият” балалар бакчасында 83 бала тәрбияләнә икән, 60 проценттан күбрәге - татарлар. Киләчәктә, ата-аналар белән киңәшеп, әлеге бакчаны татар телендә тәрбия бирүче бакча итеп үзгәртмәкчеләр. Васил Шәйхразиев монда да булды, эш, тәрбия процессы белән танышты.

Премьер-министр урынбасары районга килү юлында әүвәл Ивашкинода тукталды. Олы кунакка авыл мәдәният йорты каршындагы мәйданда корылган чуваш йортын күрсәттеләр, чуваш милли ризыклары, милли киемнәр, борынгы эш кораллары, чуваш язучыларының китаплары белән таныштырдылар. Шәйхразиев биредәге китапханәгә дә кереп чыкты. Гомумән, ул районыбыз чувашларының актив тормыш алып баруына, уңганлыгына сокланып китте.

Чирмешәндә, тирә-күрше районнарда да татар телен үстерү, башка милләтләр телләрен дә яклау, саклау буенча эшлиселәр күп. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы узар да китәр дигән уй булмаска тиеш, бу “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү безнең эшкә яңа этәргеч бирсен иде. Туктасаң, алга барып булмый. Республиканың мәгариф һәм мәдәният министрлыклары гына түгел, иҗтимагый оешмалар да бу мәсьәләдә барын да кабат анализларга, конкрет эш күрсәтергә бурычлылар.

фото: автор

Чирмешәнгә ТР Премьер-министры урынбасары килде (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев