Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында ташламага ия 810 кеше даруларны бушлай ала

Ташламага ия инвалидлар 2021 елда социаль пакетмы яки акчамы алуларын хәл итәргә тиешләр. Моның өчен 30 сентябрьгә кадәр социаль хезмәтләр җыелмасыннан файдалануны яңартуны сорап гариза язарга кирәк. Гаризаны күп функцияле үзәккә, пенсия фондына барып, яки дәүләт порталы аша да язып була.

Районда ташламага ия 1981  кеше яши, шуларның 1171е дарулар алудан баш тарткан, ягъни бу сумманы пенсиясе белән бергә акчалата алуны өстенрәк күргән.

Социаль пакет – ул социаль хезмәтләр җыелмасы, аның гомуми суммасы 1155 сум 6 тиен. Бу, беренче чиратта, рецепт буенча бушлай дарулар алу (айга 889 сум 66 тиен). Санатор дәвалануга – 137 сум 63 тиен, тимер юл транспортында йөрүгә 127 сум 77 тиен каралган.

-Районда ташламага ия гражданнарның 810сы социаль пакеттан файдалана, ягъни алар компенсациядән баш тартты, рецепт буенча даруларны бушлай ала, - ди РФ Пенсия фондының райондагы клиент хезмәте начальнигы Лилия Гатина. - Мин дарулардан баш тартырга ашыкмаска киңәш бирәм, бүген кабул иткән карарыгыз 2021 ел өчен, ел дәвамында фикерегезне үзгәртсәгез дә бу хезмәтләрдән 2022 елда гына файдалана аласыз.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев