Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Соңгы ун елда Чирмешән районында халык саны 2735 кешегә азайган

2010 нче елда узган халык санын исәпкә алу нәтиҗәләре белән чагыштырганда, районда халык саны кимегән. Ун ел элек 21361 кеше яшәсә, 2020 нче елның 1 гыйнварына 18626 кеше исәпләнә (район үзәгендә – 7034).

Районда 48 торак пункт бар. 2010 нчы елда Яңа Котышта - 2, Павловкада - 5, Нагайда 1 кеше теркәлгән булган. Биш авылда: Чуваш Афонькәсе, Кызыл Чишмә, Светлогорск, Тукай һәм Красная Поляна авылларында - 16 – 50, җиде авылда – 51 – 100 һәм 33 авылда 100 дән күбрәк кеше исәпләнгән.

Ун ел эчендә илдә 40 миллион демографик вакыйга (туу, үлем, туй, аерылышу, яңа урынга күчеп китү һәм башкалар) булган.

“Бу вакытта районда да байтак үзгәреш күзәтелде, - ди  райондагы дәүләт статистика бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Гайсина. – Быел узачак халык санын исәпкә алу кешеләрнең тормыш шартлары, саны һәм составы үзгәрүне, шулай ук җәмгыятьтә үзгәрешләрнең масштабын, районда барган социаль – икътисади процессларны бәяләргә мөмкинлек бирәчәк”.

Октябрь аенда узачак әлеге кампаниягә әзерлек дәвам итә.  Халык санын алуда беренче тапкыр цифрлы технологияләр кулланылачак. Чирмешәнлеләр үзләре һәм гаиләләре турында мөстәкыйль рәвештә хәбәр итә алачак. Әйтик, 2020 елның 1-25 октябрендә идентификация һәм аутентификациянең бердәм системасында (ЕСИА) стандарт хисап язмасы булган илнең теләсә кайсы кешесене «дәүләт хезмәтләре» порталында "Халык санын алуны узарга" хезмәтен сайлап, мөстәкыйль рәвештә интернет-исәпкә алу мөмкинлеге бирелә. Шул ук вакытта электрон исәпкә алу кәгазен үзеңә генә түгел, гаилә әгъзаларына да тутырырга мөмкин. Интернет-исәпкә алуны күп функцияле үзәкләрдә дә узарга мөмкин булачак.

Фото: архив.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев