Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе барышында 257 укучы бүләк алачак

Районда “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды. Ул Кармыш авылында башланып китте. Түбән Кама шәһәрендә гомер итүче авылдашлары Фәгыйль Гатиятов җиде балага үзе әзерләгән бүләкләрен тапшырды.

Ә Лашман коррекцион мәктәбендә белем алучы укучыларны район үзәгенә чакырып кунак иттеләр, бәйрәм оештырдылар, мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк иттеләр.

Уку елы башланыр алдыннан, ачык һавада оештырылган әлеге чарада район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова һәм район мәгариф бүлеге җитәкчесе Ольга Марковалар  котлауларын җиткерделәр һәм иганәчеләр тарафыннан әзерләнгән бүләкләрне тапшырдылар.

-Кызыбыз Айгөл быел 7 нче сыйныфка бара. Әле уку кирәк-яраклары алырга өлгермәгән идек. Бу ярдәмгә бик шатландык, балаларга бәйрәм оештыручыларга, иганәчеләргә рәхмәт, - ди Туймәттән  Миләүшә Шәрифуллина.

Лашманнан Ольга Ефремова бәйрәмгә улы Айнур Талипов белән килгән, алар да ихлас рәхмәтләрен җиткерделәр.

-Укучыларыбыз бу бәйрәмнән бик канәгать булып кайттылар, аларны шулай зурлаганнары өчен, оештыручыларга, иганәчеләргә дә зур рәхмәт, - ди Лашман мәктәбе директоры Наил Нуретдинов.

Бәйрәмнең тантаналы өлешеннән соң балаларга уеннар оештырдылар, аннан соң кунаклар район инвалидлар оешмасы ярдәме белән ресторан ашыннан да авыз иттеләр.

Акция уңаеннан бәйрәм оештыруда һәм иганәчелек итүдә район мәгариф, мәдәният, яшьләр эшләре һәм спорт бүлекләре хезмәткәрләренең дә өлеше зур.

Әлеге акция барышында, ярдәмгә мохтаҗ 257 укучыга мәктәп кирәк-яраклары тутырылган букчалар тапшырылачак.

фото: автор

Чирмешәндә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясе старт алды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X