Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында май бәйрәмнәре тирәсендә иминлекне тәэмин итү турында сөйләштеләр

Район учреждениеләре һәм оешмалары май бәйрәмнәренә әзерлек һәм аларны үткәрү буенча оештыру-профилактик чараларга зур игътибар бирергә тиешләр.

Террорчылыкка каршы район комиссиясенең киңәйтелгән утырышында кемнең нәрсә эшләргә тиешлеге хакында конкрет сөйләшү булды. Халык күп җыела торган урыннарда аеруча игътибарлылык күрсәтү сорала. Ял итүчеләр янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен төгәл үтәргә бурычлы. Җәйге, коры көннәрдә учак ягу җинаятькә тиң.

Юл, транспорт хәрәкәте объектлары иминлеген тәэмин итү, балаларның җәйге ялын оештыру, күнегүләр үткәрү, янгын сигнализациясе җиһазларын урнаштыру һәм эшләтеп җибәрү, мәктәп маршрутлары автобусларында укучыларны йөртүдә таләпләр уңаеннан конкрет фикерләр яңгырады.

Район башлыгы, террорчылыкка каршы район комиссиясе рәисе Фердинат Дәүләтшин иң элек террорчылык гамәлләрен кисәтү, аңлату эшләре алып бару кирәклеген әйтте.

Яз һәм Хезмәт, Бөек Җиңү бәйрәмнәре көннәрендә дежурлык оештыру, сак хезмәтен көчәйтү, чит кешеләрне, транспортны исәпкә алу андый-мондый хәлләрне булдырмый калу өчен бик мөһим.

Соңгы вакытта Интернет, социаль челтәрләр “ярдәмендә“ яшүсмерләрне, балаларны әллә нинди агымнарга ияртергә маташалар икән. Шуңа күрә андыйлардан ерак тору, балаларга даими күз-колак булу – өлкәннәрнең бурычы.

Фото: архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән