Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында өлкәннәр сәламәтлекләрен тикшерәләр

“Демография” милли проектының “Өлкән буын” төбәк проекты кысаларында районыбыз авылларынан 65 яшьтән өлкәнрәкләрне район үзәк хастаханәсенә китерү һәм анда озатып йөрү дәвам итә.

Бүген үзәк хастаханәгә, социаль яклау бүлегенә  федераль бюджеттан бүлеп бирелгән акчага алынган “Лада Ларгус” җиңел автомобилендә   авыллардан 577 кеше китерелгән. Декабрь аенда табибларга тагын 199 кеше күренергә тиеш, аларның 74 се инде диспансерлаштыруны узган. Бу көннәрдә социаль хезмәткәрләр Күтәмә, Лашман, Иске Элмәле, Әккәрәй, Урманасты Үтәмеш, Югары Кармалка, Түбән Чегодай, Чирмешән авылларында яшәүчеләрне озатып йөриләр.

-Өлкәннәргә уңай булсын һәм эшне нәтиҗәле итеп оештыру өчен, социаль яклау бүлеге хезмәткәрләреннән тыш, әлеге эшкә авыл фельдшерлары һәм  район хастаханәсенең махсус профилактика шәфкать туташы җәлеп ителде, - ди медицина профилактикасы буенча табиб Зилә Минеголова. – Өлкәннәр анализ бирәләр, ЭКГ узалар, табибларга керәләр, үз гозерләрен җиткерә алалар.  Авыллардан килүчеләр арасында югары кан басымы, шикәр чире һәм башка хроник авырулар буенча исәптә торучылар да бар. Алар диспансер тикшеренүе уза. Бу чирләр әле генә ачыкланган очракта, авыруларны башка белгечләргә җибәрәбез. Кирәк булган чакта стационарда дәва алучылар да бар.

 

 -Шөкер, сәламәтлегемне тикшердем. Кирәкле анализларны бирдем. Барысы да бер көн эчендә! Безне авылдан алып килүләре бик уңайлы булды. Алып килделәр, кайтарып куйдылар. Район һәм республика җитәкчеләренең безне шулай кайгыртулары өчен зур рәхмәт, – ди Лашман авылыннан Тәнзилә апа Борһанова.

Сүз уңаеннан, районда 19 меңгә якын кеше яши, шуларның 3145се – 65 яшьтән өлкәнрәкләр. Әмма әлеге проект кысаларында беренче чиратта ялгыз яшәүче, инвалидлар һәм аз хәрәкәтләнүче гражданнарга игътибар бирелә.

фото: Гюзель Шарафутдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X