Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында халык санын алуга әзерлек дәвам итә

Киләсе елда узачак халык санын исәпкә алу кампаниясенә әзерлек дәвам итә.

Агымдагы елның август аенда теркәүчеләр (регистраторлар) районның барлык торак пунктларында да йортларны йөреп чыгып, алдан төзелгән адреслар исемлегенә ачыклык керттеләр.

-Теркәүчеләр  урамнарның исемнәре, йорт, квартира  саннары күрсәтелгән аншлагларның, табличкаларның булу-булмауларын тикшерделәр, - ди дәүләт статистика бүлегенең әйдәп баручы белгече Гөлназ Гайсина. – Алар урамнардагы, йортлардагы, подъездлардагы яктырткычларга да игътибар бирделәр. Бу эшкә авыл җирлекләре хезмәткәрләре дә җәлеп ителде. Нәтиҗә ясап шуны әйтергә кирәк, әле байтак авылларда хуҗалыкларның адресларын булдыру буенча конкрет эш башкарасы бар.

Сүз уңаеннан, районда халык санын алу буенча карар кабул ителде, махсус комиссия төзелде, аның рәисе - район башлыгы Фердинат Дәүләтшин.

Фото архивтан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев