Чирмешән районында быел 10 нефтьче гаиләсе тораклы булачак
Безнең районда

Чирмешән районында быел 10 нефтьче гаиләсе тораклы булачак

Район үзәгендә нефтьчеләр өчен 20 шәхси йорт төзелә. Аның унысын быел төзеп бетерергә планлыйлар.

-Алабуга шәһәренең төзелеш компаниясе осталары дүрт йортның стеналарын күтәреп, түбәсен яптылар, тәрәзәләр дә куелган, - ди район башкарма комитетының ифраструктура үсеше бүлеге начальнигы Хәлим Сәлахов. - Бер бригада тыштан стеналарны буйый, ике йортта эчке якта су, канализация челтәрләре, җылы үткәргеч сузу эшләре төгәлләнеп килә.

Йортлар агач борыслардан күтәрелә. 7 метрга 8 метрлы, җыйнак кына, мансард белән төзелүче тагын алты торакның нигезе корылган. Төзүчеләр аларны ел ахырына кадәр кулланылышка тапшырырга ниятли.

фото: автор


Нет комментариев