Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында бер урманчыны 100 мең сум штрафка тартканнар

Райондагы бер участок урманчылыгы җитәкчесен җинаять җаваплылыгына җәлеп иттеләр. Ул акча урлап хур булган.

Әлеге участок урманчысы, үзенең хезмәт вәкаләтләреннән файдаланып, урманчы булып эшләүче хатыны исеменә берничә тапкыр ялган акт-нарядлар рәсмиләштергән һәм акча үзләштергән. Бу актлар буенча, хатыны, имеш, урман участокларын тоташ кисүләр өчен урман участоклары бирү, урманнарны яктырту (сирәкләү) һәм хәтта урманчылык бинасы түбәсен ремонтлау эшләре белән шөгыльләнгән.

Урланган сумма күләме чагыштырмача зур түгел - 20 мең сумнан да кимрәк, әмма бу кырын эш Җинаять кодексы маддәсенә туры килә. Хөкем ителүченең яхшы характеристикасы булып, үз иреге белән зыянны каплап, кылган гамәлләре өчен үкенүенә карамастан, суд аңа 100 мең сум күләмендә штраф җәзасы биргән.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев