Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында җан башына 6,8 литр алкоголь сатканнар

Ел башыннан (гыйнвар-август) районда өч кешенең өйләреннән законсыз рәвештә спиртлы эчемлек сатуы ачыкланган. Гомумән, полиция хезмәткәрләре 23 литр алкоголь продукциясен законсыз әйләнештән алганнар.

Түбән Кама территориаль алкоголь инспекциясенең райондагы белгечләреннән 1 сентябрьгә  алынган мәгълүматлар буенча, узган сигез айда районның сәүдә нокталарыннан барлыгы 12,9 мең декалитр алкоголь продукциясе (былтыргы шул чордан 2 процентка күбрәк), җан башына бүлеп исәпләгәндә,  исерткечләр иң күбе  Чирмешән (10,43), Бәркәтә (9,50), Күтәмә 9,38), Яңа Кади (8,24)  авыл җирлекләре кибетләреннән сатылган. Күрсәткечләрне аеруча Бәркәтәдә “яхшыртканнар”. Әлеге уңайдан, билгеле, бу якларда эшләүче нефтьчеләр нык ”булыша”. Яңа Элмәле, Мордва Афонькәсе сәүдә нокталарыннан иң аз сатылган икән. Район буенча алганда, сигез айда җан башына 6,8 литр алкоголь продукциясе сатканнар.

Быел (гыйнвар-август) алкоголь сату өлкәсендә  закон бозуның 15 очрагы ачыкланган. Закон бозучыларга карата 38 мең сум күләмендә штраф салганнар.

Бу өлкәдә закон бозулар турында чирмешәнлеләр Интернет аша “Халык контроле”  системасына да дүрт хәбәр салганнар. Язылган фактлар расланса, хәбәр бирүчене акчалата бүләкләүләре хакында язган идек инде.  

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев