Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 6 кеше үзизоляциядә, өй шартларында карантинда тора

Россия Федерациясендә коронавирус пандемиясе таралу куркынычы белән бәйле чикләүләр 2020 елның 30 апреленә кадәр озайтылды.

Татарстанда үзизоляция режимы эпидемиологик хәл яхшырганчы  дәвам итәчәк.

Димәк, халык апрель дәвамында да өйдә генә торырга тиеш.

Билгеле, кайбер оешмалар әле дә эшли. Эшкә йөрүчеләрнең ТР Министрлар Кабинеты раслаган формадагы белешмәсе булырга тиеш. Транспортта юлга чыкканчы да тиешле тәртиптә теркәлү узасы.

Кичә алынган мәгълүматлар буенча, Россиядә 5389 кеше коронавирус чире йоктырган, 45 кеше үлгән. Татарстанда андый авырулар 25 кеше. Бөтендөнья буенча алганда коронавирус чире 1 миллион 216 мең чамасы кешедә беленгән, аңардан 65 мең 659 кеше үлгән.

Районда 6 кеше үзизоляциядә, өй шартларында карантинда тора.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев