Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 37 кеше – ВИЧ-инфекцияле авырулар

Аларның өчесе 2019 елда, дүртесе узган елда ачыкланган, быел узган өч айда - бер. Бу авырулар – төрле яшьтәгеләр.

Кызганыч, соңгы ике елда ВИЧ-инфекциялеләрдән ике кеше инде вафат.

Дөрес, республика буенча караганда безнең районда СПИД йоктыручылар, ВИЧ-инфекциялеләр күп түгел. Бердән, район кечкенә, икенчедән, читтән килүче-китүчеләр аз. Авыруны кисәтү ягыннан байтак чаралар үткәрелү, ВИЧ-инфекцияне тикшертүгә анализ тапшыру да хәлгә уңай йогынты ясый.

СПИДны, инфекцияле авыруларны профилактикалау һәм көрәш буенча Әлмәттәге үзәк белгече-бүлек мөдире Алсу Газыймова районның ведомствоара комиссия утырышында катнашып, чирмешәнлеләрне тест-мобиль аша экспресс-тест узарга, тикшерелергә дә өндәде.

-Алар районнарга килеп, минутлар эчендә анализ алалар, нәтиҗә шунда ук билгеле була, - диде ул. -Андый тикшеренү аноним, бушлай. Гомумән, ВИЧ-инфекциягә анализ бирү үзебез өчен кирәк. Чир ачыкланса, исәпкә алынган авыру тиешле таблеткаларны кирәк вакытта, кирәк кадәр кулланырга тиеш.

Район үзәк больницасы баш табибы урынбасары Фәнил Булатов әйтүенчә, тест-мобильне безнең районга да чакырырга мөмкин. Әмма анда халык килерме, моңа төгәл җавап биреп булмый, чөнки күпләр башкалардан уңайсызлана.

Алсу Газыймова аңлатуынча, республикада ВИЧ-инфекцияле авыруларның күбесе 30-50 яшьтәгеләр. Әле Әлмәттә бу чир 90 яшьлек ир-атта да беленгән. ВИЧ-инфекция, нигездә, җенси юл белән күчә.

-Бүген бик мөһим мәсьәлә хакында сөйләшәбез, - диде утырышта катнашкан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова. –Районда бу юнәлештә байтак чаралар оештырыла, әмма эшне тагын да җанландыру кирәк, бигрәк тә яшьләр, мәктәп укучылары арасында.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев