Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 221 гаилә торак төзелешенә 172 миллион сум субсидия алган

2006 елдан башлап, “2014-2017 елларда һәм 2020 елга кадәр авыл территорияләрен тотрыклы үстерү” федераль максатчан программасы эшли башлаганнан бирле, районда 221 гаилә шәхси йорт төзелешенә 172 миллион 105 мең сум субсидия алган.

Шундый ярдәмгә ияләрнең  140 сы - яшь гаиләләр, аларга 127 миллион 788 мең сум ярдәм булган, авыл җирендә яшәүче 81 кешенең исәп-хисап счетына 44 миллион 317 мең сум акча күчерелгән.

Бүген торак шартларын яхшырту буенча   программада 208 кеше чиратта тора, шуларның 177 се - авыл җирлегендә яшәүче гражданнар, 31 се - яшь гаиләләр.

Исәптә торучы әлеге 208 гаиләнең 21 се авылларда яшәсә дә йортларын район үзәгендә төзи башлаган. Әйтик, Лашман авыл җирлегендә яшәп йорт салырга җыенган 19 гаиләнең 6 сы төзелеш эшләрен Чирмешәндә башлаган. Бу программага кергән унҗиде искеүтәмешлеләрнең – алтысы, биш искекадилының – икесе, дүрт яңакадилының – берсе, өч түбәнкәминкәленең – берсе,  ике түбәнкармалкалының  шулай ук берсе йортларын район үзәгендә төзи. Торак төзи башлаган Туймәт авылының дүрт гаиләсе дә киләчәктә Чирмешәндә яшәргә ниятләгән.

Әлеге программа турында күбрәк белергә теләүчеләр 2-23-69 номеры буенча район башкарма комитетының торак сәясәте бүлегенә шалтырата ала.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев