Сайлаучыларның 12 мең 15се, ягъни исемлектәгеләрнең 83 проценты алдан тавыш биргән.
Бүген, иртәнге сәгать 10га алынган мәгълүматлар буенча, тавыш бирүгә 12 мең 314 кеше, ягъни исемлектәгеләрнең 85, 13 проценты катнашкан һәм Россия Федерациясе Конституциясенә үзгәрешләр кертү буенча үз фикерен белдергән.
-Әккәрәй, Бәркәтә, Ивашкино, Түбән Чегодай, Мордва Афонькәсе, Әмир, Кармыш, Күтәмә участокларында сайлаучылар аеруча актив, күбесе алдан тавыш бирде, - ди район территориаль сайлау комиссиясе рәисе Рамил Әхмәдуллин. – Тавыш бирүдә закон бозулар юк, бу хакта шикаятьләр алмадык. Участокларда шәхси саклану чаралары куллану кирәклеген истә тотып эшлиләр.
Марат Гомәров фотосы.
Нет комментариев