Татарстанда 1 июльдән ТКХ тарифлары артачакмы?
Татарстанда 1 июльдән торак-коммуналь хезмәтләр кыйммәтләнәчәк. Конкрет коммуналь хезмәт күрсәтүгә тарифны арттыру чик дәрәҗәдән югарырак та, түбән дә булырга мөмкин, әмма төбәк буенча уртача алганда коммуналь түләүләр билгеләнгән чиктән күбрәк үсә алмый. Татарстанда ул, РФ Хөкүмәте карары нигезендә, 4% тәшкил итә.