Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында 115 укучы бердәм дәүләт имтиханнары тапшыра

Бүген һәм иртәгә, 6 һәм 7 июль көннәрендә, урта мәктәпне тәмамлаучылар рус теленнән имтиханнар бирәләр.

Быел бердәм дәүләт имтиханнарын югары уку йортларына керергә теләүчеләр генә тапшыра. Безнең районда  урта мәктәпне тәмамлаучы 124 укучының 115 се имтихан тота.

Җиде кеше әлеге сынаулардан баш тарткан.  Алар көллиятләрдә яисә техникумнарда укуларын дәвам итәргә планлаштыралар.

18 укучы информатика, география, рус әдәбият буенча беренче имтиханнарын 3 июль көнне тапшырдылар.  

Сынаулар ай ахырына кадәр узачак. 10 июльдә - профильле математика, 13 июльдә – физика, тарих, 16 июльдә – химия һәм җәмгыять белеме, 20 июльдә – биология һәм инглиз теле (язма), 22 июльдә инглиз теле (телдән) буенча БДИ булачак.

-Бердәм дәүләт имтиханнары Лашман урта мәктәбе базасында уза, биредә барлык санитар нормалар үтәлә. Мәктәпкә керер алдыннан укучыларның да, оештыручыларның да тән температурасын үлчиләр, кулларны антисептиклар белән эшкәртәләр. Оештыручылар битлек һәм перчаткалардан булырга тиеш, укучылар өчен аларны куллану ирекле, - ди район мәгариф бүлеге начальнигы Ольга Маркова. – Барлык кабинетлар да бактерицид лампалар белән тәэмин ителгән, алар коридорларда да куелган. Укучыларны имтиханнарга алып килүче Чирмешән транспорт предприятиесе транспорт чараларында санитар – эпидемиологик таләпләрнең үтәлеше өчен җавап бирә.

фото: архив 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев