Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районының элемтә бүлекчәләрендә матбугатка язылу сүлпәнрәк бара

Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу вакыты азаеп барса да, безнең районда газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел. Почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, бүгенгә 3346 данә басмага гына заказ алынган, шул исәптән 1080 данәсе район газетасына. Элемтә бүлекчәләре буенча караганда, матбугатка язылу Ивашкино элемтә...

Киләсе елның беренче яртысында алдыру өчен, матбугат басмаларына язылу вакыты азаеп барса да, безнең районда газета-журналларга заказ бирүчеләр, кызганыч, әлегә күп түгел.


Почта хезмәте участогы җитәкчесе Любовь Фәтхетдинова әйтүенчә, бүгенгә 3346 данә басмага гына заказ алынган, шул исәптән 1080 данәсе район газетасына.

Элемтә бүлекчәләре буенча караганда, матбугатка язылу Ивашкино элемтә бүлекчәсендә яхшы оештырылган. Бүген монда план 70 процентка үтәлгән дә.

Бүлекчә начальнигы Галина Владимирова әйтүенчә, подписка вакытында хат ташучылар һәр йортка кереп, авылдашлары белән уртак тел табып, газета-журналларга заказ карточкалары тутыралар.

-Хат ташучылар Нина Сипатрова, Людмила Гаврилова да бик тырышып эшли­-
ләр, - ди Галина Владимирова.

- Аннан соң безнең халык укырга ярата. Кайберәүләр хат ташучыларны көтеп тә тормыйлар, үзләре почтага килеп язылалар. Әйтик, Юрий Еферов, Юрий Краснов, Надежда Андреева, Вячеслав Антонов, Олег Еферов, Алена Утривановалар ел саен 7-6 басма алдыралар.

Бүген биредә ике авылга (Ивашкино һәм Әккәрәй) 210 данә район газетасы килә, яңа елның беренче яртыеллыгына 134 заказ карточкасы тутырылган да.

Матбугатка язылу шулай ук Күтәмә һәм Иске Котыш авылларында да яхшы бара, монда хат ташучылар да тырышып эшли, халык та актив. Ә менә Иске Кади, Бәркәтә, Ульяновка элемтә бүлекчәләре артта калучылар исемлегендә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешђн элемтә бүлекчәсе язылу вакыты