Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында йорт тирәләрен чисталамаучы 25 кешегә штраф салынган

1 апрельдән игълан ителгән санитар - экологик икеайлык барышында чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына 25 беркетмә төзелгән, барлыгы 28 мең сум штраф салынган. -Район административ комиссиясе авыллар буенча рейдларны даими уздырып тора, - ди әлеге комиссиянең җаваплы сәркәтибе Татьяна Якимова. - Без Иске Котыш, Яңа Элмәле, Шешминка, Кармыш, Югары Кармалка,...

1 апрельдән игълан ителгән санитар - экологик икеайлык барышында чисталыкка җавапсыз караучы йорт хуҗаларына 25 беркетмә төзелгән, барлыгы 28 мең сум штраф салынган.

-Район административ комиссиясе авыллар буенча рейдларны даими уздырып тора, - ди әлеге комиссиянең җаваплы сәркәтибе Татьяна Якимова. - Без Иске Котыш, Яңа Элмәле, Шешминка, Кармыш, Югары Кармалка, Бәркәтә, Түбән Кәминкә авылларында булдык. Нигездә, авылларда тәртип хөкем сөрә, йорт хуҗалары өй тирәләрен тәртипкә китергәннәр. Аеруча безгә Бәркәтә авылы ошады. Монда халык нык тырышкан. Биредә матур йортлар бик күп. Ләкин һәрбер торак пунктта диярлек чисталыкка битараф кешеләр табыла. Кемдер төзелеш материалын урамга бушаткан, икенчесе төзелештән калган чүп - чарны җыештырмаган...Аларга кисәтү дә ясалган була, әмма кимчелекләрне төзәтмиләр. Штрафка тартылгач кына, җыештыра башлыйлар.
Сүз уңаеннан, 60 көн дәвамында штраф түләнмәсә, эшне суд приставларына юнәлдерәләр. Алар инде катгыйрак чара күрәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined