Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында Татарстан халыклары съездына делегатлар сайладылар

Район Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышына катнашучыларны милли ризыклардан сыгылып торган өстәл янына дәшеп тә сыйладылар. Гомумән, әлеге җыенда "милли" дигән сүз еш яңгырады: милли тел, милли укыту, милли үзаң, милләтара татулык... Татулык, дуслык дигәннән, районыбыздагы милләт вәкилләре активистлары район үзәгендә Халыклар дуслыгы йорты булдыру тәкъдиме белән дә чыкты. Ни кызганыч,...

Район Иҗтимагый Советының киңәйтелгән утырышына катнашучыларны милли ризыклардан сыгылып торган өстәл янына дәшеп тә сыйладылар. Гомумән, әлеге җыенда "милли" дигән сүз еш яңгырады: милли тел, милли укыту, милли үзаң, милләтара татулык... Татулык, дуслык дигәннән, районыбыздагы милләт вәкилләре активистлары район үзәгендә Халыклар дуслыгы йорты булдыру тәкъдиме белән дә чыкты.


Ни кызганыч, бигрәк тә шәһәр җирендә ана телләрендә сөйләшүчеләр кимегән, гореф-гадәтләр онытылып барган чорда милли сәясәт хакында шулай зурдан кубып җитди сөйләшү, әлбәттә, вакытлы. Әнә утырышка чакырылган сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юрина мордва теленең Чирмешәндә генә түгел, хәтта авылларда югала баруына борчыла.

-Бүген Күтәмәдә мордвача сөйләшүчеләр юк дәрәҗәсендә, Иске Котышта да телне урта, олы буын гына белә. Безнең Мордва Афонькәсендә, балалар булмау сәбәпле, районда мордва телендә белем бирүче бердәнбер булган мәктәп ябылды, - ди Елена Дмитриевна.

Башка милләтләр тормышында да шундыйрак проблемалар җитәрлек, Шуның өчен, бу нисбәттән барысы да яхшы дип үз-үзебезне инандырырга тырышу икейөзлелек кенә булыр иде. Телләрне үстерү, саклау, бигрәк тә аз санлы милләтләрне яклау кирәк.Татарстанда дәүләт милли сәясәте концепциясе шуңа йөз тоткан да инде. Аны районыбыз территориясендә тормышка ашыру исә үзебездән тора. Шушы хакта төп доклад белән чыгыш ясаган район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова әйтеп узганча, шөкер, районыбызда төрле милләт вәкилләре тату, күрше булып гомер кичерә. Бер-беребезнең теленә, мәдәниятенә, диненә хөрмәт бар. Бер-беребезнең җыр-биюләрен яратып карыйбыз, алкышлыйбыз. Милли ансамбльләребез төрле республика бәйгеләрендә уңышлы чыгыш ясый. Милли, яки дини нигездә тавыш чыкканы юк. Дин әһелләребез аралашып яши. Милли оешмалар бер-беренә комачаулык итмичә милли бәйрәмнәр, дини йолалар үткәрә. Боларга ничек сөенмисең инде?!

-Мин үзем татар, рус авылындагы чуваш урамында үстем. Әнием чуваш телен яхшы белә иде, - диде җыенда катнашкан район башлыгы Фердинат Дәүләтшин. - Дус яшәдек, дус яшибез, менә шул кыйммәтне саклау зарур. Татулыгыбыз - төп байлыгыбыз. Зур милләтме, аз санлымы - һәр халык яшәргә хокуклы. Без бер-беребезне баетабыз гына. Халыклар дуслыгы йорты кирәк дисез, бу хакта уйларбыз.

22 апрель көнне Казанда Татарстан халыклары съезды узачак. Районның Иҗтимагый Совет әгъзалары анда районнан катнашачак делегатларны да сайлады. Бу зур форумда республиканың муниципаль берәмлекләр Советы рәисе, якташыбыз Минсәгыйть Шакиров, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, "Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк оешмасының район бүлекчәсе җитәкчесе Владимир Островский, Чирмешән балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Елена Юрина, Ульяновка авыл җирлеге Советы депутаты Юлия Якимова, табиб Сәетакмал Әнвәров катнашачак.

-Таҗикстаннан килеп, Чирмешәндә инде 20 ел яшим, "килмешәк" дип әйткәннәре юк, монда яшәүче барлык халык вәкилләре арасында да дусларым бар. Балаларым монда туды. Алар рус телен яхшы белә, татар телендә иркен сөйләшәләр, аны миннән яхшы беләләр. Туган телем - таҗик телендә өйдә сөйләшәбез. Чын күңелдән әйтәм, монда яшәве безгә бик ошый. Иң мөһиме - без үз гореф-гадәтләребезне, телебезне сакларга тырышабыз, башка милләтләр мәдәниятенә хөрмәт белән карыйбыз, моңа бөтен шартлар бар, - ди Сәетакмал Әнвәров.

Утырышта Казан кунагы - республика Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Айрат Гәрәев та катнашты. Җыен ахырында район башлыгы районыбызның иҗтимагый тормышында актив катнашучы якташларыбызга бүләкләр тапшырды.

Районда 2255 укучы белем ала. 26 гомумбелем бирү учреждениесе, 6 филиал - башлангыч мәктәп исәпләнә. Шуларның 11ендә ( филиаллар белән) укыту татар телендә бара, чуваш мәктәпләре алтау.

Район мәктәпләрендә укучыларның 51 проценты - татарлар, 24 проценты - чувашлар, 19 проценты - руслар, 1,2 проценты - башка милләт вәкилләре. Районда 50 татар теле һәм әдәбияты, 7 чуваш теле һәм әдәбияты укытучысы белем бирә.

Район китапханәләрендә бер рус кешесенә туган телендә - 43, татар укучысына - 6, чуваш телендә - 1,8, мордва телендә 0,11 китап туры килә.

Безнең районда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының җирле бүлекчәсе (җитәкчесе Шәүкәт Гатин), Чуваш иҗтимагый-мәдәни үзәге (җитәкчесе Марина Яковлева), "Татарстан Республикасының рус милли-мәдәни берләшмәсе" төбәк оешмасының район бүлекчәсе (җитәкчесе Владимир Островский) эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined