Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында "Үлемсез полк" акциясендә меңнәрчә кеше катнашты

9 май көнне Чирмешән районы авылларында да "Үлемсез полк" акциясенә кушылдылар. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге хәтер маршында өч меңгә якын кеше катнашкан. Чирмешәннән Тимохиннарның бабалары Иван Петрович 1942 елда Смоленск янында һәлак була. Кабере дә билгеле. "Үлемсез полк"та катнашырга дип, Әлмәттән кайткан оныклары - абыйлы-энеле Евгений һәм Владимир Витальевичлар шул бабаларының...

9 май көнне Чирмешән районы авылларында да "Үлемсез полк" акциясенә кушылдылар. Оештыручылар әйтүенчә, әлеге хәтер маршында өч меңгә якын кеше катнашкан.

Чирмешәннән Тимохиннарның бабалары Иван Петрович 1942 елда Смоленск янында һәлак була. Кабере дә билгеле. "Үлемсез полк"та катнашырга дип, Әлмәттән кайткан оныклары - абыйлы-энеле Евгений һәм Владимир Витальевичлар шул бабаларының һәм әтиләренең рәсемнәрен күтәреп колоннага кушылдылар.
-Быел бабайның каберен зыярәт кылмакчыбыз. Бүген исә менә шулай якыннарыбызны искә алырга Чирмешәнебезгә кайттык. Әтиебез Виталий Иванович та фронтовик иде. Прагага кадәр барып җиткән десантчы. Сугыш турында сөйләргә яратмаса да, парашют белән 119 сикереш ясаганын белә идек. Гомере генә кыска булды мәрхүмнең: биш баласын калдырып, ул 1964 елда вафат булды, - диләр кунаклар. - Сугышчыларны Чирмешәндә дә шулай искә алулары сөендерә. Балалар да бик күп чыккан. Дөрес, "полк"та олырак, урта яшьтәгеләр азрак. Авыл җире булганлыктан, халык бу көннәрдә бакчаларда да эшләп калмакчы инде, анысы да аңлашыла.
Ринат Галимов Туймәттән Ибраһим бабасын искә алырга килгән иде. Бабасы 1943 елда Польша җирендә үлеп калган.
Чирмешәндә "Үлемсез полк"та катнашучылар берничә маршрут белән авыл урамнарын үтеп, аннан берләшеп, "Мәңгелек ут" янына килделәр. Әби-бабайларны тантаналы митингта искә алдылар. Бу - һич арттырусыз, тамакка төер тыгылырлык, күзләрне яшьләндерерлек күренеш иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән районы хәтер