Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында хезмәт хакы минимальдән түбән булырга тиеш түгел

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында айлык минималь хезмәт хакы кимендә 7300 сум итеп билгеләнде. -Агымдагы елның 2 октябреннән оешма-юридик зат, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат булмаган шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы бюджеттан тыш сектор эшчесенең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру түләүләрен дә кертеп)...

Татарстан Республикасы икътисадының бюджеттан тыш секторы оешмаларында айлык минималь хезмәт хакы кимендә 7300 сум итеп билгеләнде.

-Агымдагы елның 2 октябреннән оешма-юридик зат, Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы юридик зат булмаган шәхси эшмәкәр белән хезмәт мөнәсәбәтләрендә торучы бюджеттан тыш сектор эшчесенең айлык хезмәт хакы (компенсация һәм кызыксындыру түләүләрен дә кертеп) 7309 сумнан да түбән була алмый. Әлеге эшченең шушы чорда эш вакытын һәм нормасын тулысынча үтәгән булуы шарт,- ди район башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад мәсьәләләре буенча урынбасары Марат Әһлиуллин. Татарстан Републикасы дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрендә эшләүчеләрнең минималь хезмәт хакы Федераль закон нигезендә 2015 елның 1 январеннан айга 5965 сум.
Бу Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында ТР Профсоюзлар Федерациясе, Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы, ТР Министрлар Кабинеты арасында агымдагы елның 2 октябрендә төзелгән килешүдә күздә тотыла.
Минималь хезмәт хакы түләү буенча дәүләт гарантиясен тәэмин итү өлешендә хезмәт законын бозуга юл куйган эш бирүчеләр административ җаваплылыкка тартылырга мөмкин.
Айлык эш вакытын һәм нормаларын тулысынча үтәгән хәлдә хезмәт хакы минималь күләмнән азрак булып чыкса, эшче Татарстан Республикасы Дәүләт хезмәт инспекциясенә яки судка һәм прокуратурага мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Чирмешән районы бюджет минималь хезмәт хакының

2
X