Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында балалар ясаган рәсемнәрне аукционда саталар

"Энерготехсервис" җәмгыяте директоры Илдар Нуруллин чираттагы дүшәмбе планеркасыннан менә дигән бүләк-картина алып китте. Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Миләүшә Гайнетдинованың "Зима" ("Кыш") картинасын монда, аукционда 700 сумга куйдылар. Башта, старт бәясе шулай иде. Соңрак әлеге сумма 1500гә җитте, аны Илдар Нуруллин тәкъдим итте. Бу көнне әле тагын ике картина сатылды....

"Энерготехсервис" җәмгыяте директоры Илдар Нуруллин чираттагы дүшәмбе планеркасыннан менә дигән бүләк-картина алып китте.


Якташыбыз, балалар сәнгать мәктәбен тәмамлаган Миләүшә Гайнетдинованың "Зима" ("Кыш") картинасын монда, аукционда 700 сумга куйдылар. Башта, старт бәясе шулай иде. Соңрак әлеге сумма 1500гә җитте, аны Илдар Нуруллин тәкъдим итте.

Бу көнне әле тагын ике картина сатылды. Динара Галимова 40ка 60 сантиметр зурлыкта ясаган "Восход" эше 1100 сумга район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополовага хуш килде. Район башлыгы урынбасары Миләүшә Батыршина 1300 сумга алган "Никах" картинасы да (авторы-рәссам Лиана Садриева) - теләсә кайсы залны, кабинетны, бүлмәне бизәрлек затлы иҗат җимеше.

Сәнгать мәктәбебездә укып чыккан, яки әле дә монда белем алучы яшь рәссамнарыбызның иң уңышлы картиналарын киләчәктә дә менә шулай, аукционда сату күздә тотыла. Ягъни зур, мәртәбәле җыелышларга акча белән барсаң, картина белән кайтасың.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined