Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы яңалыклары

Яшь музыкантлар - дипломант, Укытучылар – лауреат, Без талантлар эзлибез.

Яшь музыкантлар - дипломант

Район балалар сәнгать мәктәбенең “Акварель” хор коллективы Фәрит Яруллин исемендәге яшь музыкантлар ачык республика конкурсында үз осталыгын күрсәткән. Әлмәт шәһәрендә узган бу бәйгедән коллектив беренче дәрәҗә дипломант исеме алып кайткан.

Укытучылар – лауреат

Алабуга шәһәрендә узган балалар музыка мәктәпләре һәм балалар сәнгать мәктәпләре укытучыларының "Кече шәһәрләр" бишенче республика конкурсыннан безнең укытучылар җиңү белән кайтты.

Балалар сәнгать мәктәбенең "Рапсодия" ансамбле (җитәкчесе - Владимир Юрин) "Инструменталь башкару. Ансамбль" номинациясендә икенче дәрәҗә лауреат булган. "Халык вокалы. Соло" номинациясендә фольклор бүлеге укытучысы Наталья Григорьева да икенче дәрәҗә лауреат исеме алган.

Без талантлар эзлибез

"Алло, без талантлар эзлибез!" ачык республика конкурсында балалар сәнгать мәктәбе укучылары уңышлы чыгыш ясаган. Алабугада узган бу бәйгедә "Декоратив-гамәли сәнгать һәм Дизайн" номинациясендә Лашман филиалы укучылары Эльвина Талипова - икенче дәрәҗә, Алсу Хөснуллина өченче дәрәҗә лауреат (укытучылары - Рәмзия Шәфыйкова) булганнар. Кармыш филиалы укучысы Лилия Гатина “Нәфис сүз” номинациясендә (укытучысы - Эльвира Әфләтунова) өченче дәрәҗә лауреат исеме белән кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңалыклар