Чирмешән районы ветераннарына – бәйрәм бүләкләре
Безнең районда

Чирмешән районы ветераннарына – бәйрәм бүләкләре

Районда 10 Бөек Ватан сугышы ветераны, ветераннарның тол калган 87 хатыны гомер итә.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан алар Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән котлау открыткалары һәм азык-төлек пакетлары алачак. Чирмешәннең кайбер өлкәннәренә бу күчтәнәчләрне үткән атнада ук тапшырдылар. Әлеге бүләкләрне аларга авыл җирлекләре башлыклары җиткерә.

Райондагы 258 тыл хезмәтчәненә дә Президент исеменнән котлау открыткалары тапшырылачак. Барлык ветераннарга да район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменән дә азык-төлек пакетлары булачак.

Ландыш Зыякова фотолары

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен Телеграм каналында һәм МАХ мессенджеренда иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Чирмешән ветераннар

Нет комментариев