Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районы инвалидлар җәмгыяте премьерага әзерләнә

Район инвалидлар җәмгыяте, театр елы кысаларында, район тамашачыларына спектакль әзерли.

Физик мөмкинлекләре чикле райондашларыбыз һәм шундый балаларның ата-аналары, гомумән алганда, җәмгыять белән тыгыз элемтәдә эшләүче, иҗатка гашыйк якташларыбыз шундый эшкә алынганнар. Алар Риза Ишморатның “Шайтан таягы” исемле пьесасын сәхнәгә куярга җыена.

-Бу идея Ирина Митяева белән миннән чыкты, әлеге ниятебезне Госман абый Мортазинга җиткергәч, ул аны куәтләде,- ди инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. - Театрның режиссеры да Госман абый. Спектакльдә 9 артист уйный. Атнага бер тапкыр репетиция уздырабыз, ешрак  җыелырга мөмкинлегебез юк - артистлар Чирмешәннән генә түгел, күрше авыллардан да киләләр. Шулай да, Яңа ел бәйрәмнәрендә иҗат җимешебезне тамашачылар хозурына җиткереп булмасмы дигән теләгебез бар.

Бу спектакльнең тагын бер кызыклы ягын әйтеп узмыйча булмас, ике рольдә рус кешеләре уйный. Әсәрдә сугыштан соңгы елларда ук булган коррупция күренешләре  дә сурәтләнә.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X