Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән май-сыр заводы кабат эшли башлады

Күп еллар элек бер танышымның Венгриягә барып кайткач, гаҗәпләнеп: "Бер кибеткә кердек, ә анда Чирмешәндә ясаган сыр саталар", - дип сөйләгәне истә калды. Бәлки тиздән андый заманалар кире кайтыр, Чирмешән май-сыр заводында җитештерелгән продукция турында кабат мактап сөйли башларлар. Бу хыяллар Казанда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Динар Ихтисамов тырышлыгы белән тормышка...

Күп еллар элек бер танышымның Венгриягә барып кайткач, гаҗәпләнеп: "Бер кибеткә кердек, ә анда Чирмешәндә ясаган сыр саталар", - дип сөйләгәне истә калды.


Бәлки тиздән андый заманалар кире кайтыр, Чирмешән май-сыр заводында җитештерелгән продукция турында кабат мактап сөйли башларлар. Бу хыяллар Казанда яшәүче якташыбыз, эшмәкәр Динар Ихтисамов тырышлыгы белән тормышка ашарга мөмкин.

Динар Фәрит улы заводны арендага алган, киләчәктә аны сатып алырга ниятли. Биредә капиталь ремонт үткәргәннәр, җиһазларны төзәтеп, май җитештерә дә башлаганнар.

- Безнең планнар зурдан, Чирмешәндә май гына түгел, эремчек, сыр, сөт җитештерергә ниятлибез, - ди якташыбыз. - Сынау өчен майның беренче партиясен ясап карадык. Бик тиз алып бетерделәр. Инде заказлар да килә башлады. Аны Яр Чаллыдан, Самарадан, Норлаттан сораучылар бар. Форсаттан файдалынып, заводның элеккеге җитәкчеләренә биредә эшләргә мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәтемне дә җиткерәсем килә.

Сүз уңаеннан, Динарның әти-әнисе Туймәт авылыннан, үзе Бөгелмәдә туып-үссә дә, Туймәтне дә, Чирмешәнне дә якын күрә, монда еш кайтып йөри. Бүген Казанда яши, сөт продукциясе җитештерүче җаваплылыгы чикләнгән "Сабан АГРО" җәмгыятен җитәкли.

Динар Фәрит улы заводның элеккеге традицияләрен, технологияләрен торгызырга уйлый. Бүген көчле көндәшлек заманында, базар шартларында үз кулланучынңны табу бик авыр. Шуңа да якташыбыз заводта җитештереләчәк продукциянең сыйфатына аеруча игътибар биреп, элек эшләгән хезмәткәрләрне, инде олы яшьтәге апаларны эшкә чакырган. Әлегә монда 15 кеше хезмәт куя, киләчәктә эшчеләр санын кырыкка ук җиткерергә исәплиләр. Яшь җитәкчене эшчеләр дә бик җылы кабул иткән, уртак тел табып эшлиләр.

- Безнең продукция экологик чиста, табигый продуктлардан гына, бернәрсә дә өстәлмичә ясалачак, - ди эшмәкәр. - Аны район кибетләрендә, Казандагы агропаркта, үзебезнең сәүдә ноктасында сатачакбыз. Продукцияне ташу өчен яңа машина да алдык.

Чирмешән эшләнмәләрнең үз "йөзе" дә бар, товар билгесендә "Чирмешән май-сыр заводы", диелгән.

Продукцияне заводка районнан китерелгән сөттән ясамакчылар. Майның беренче партиясенә сөт җитмәгәч, аны башка районнардан алып килгәннәр. Әмма эшмәкәр сүзе буенча, киләчәктә заводта көн саен уртача 40 тонна сөт эшкәртеп булачак. Шуңа да район сөтен читткә җибәрмичә, монда гына җыярга, кабул итәргә исәплиләр. Заводка тапшырылган сөтнең бер килограммына 23 сумнан исәп-хисап ясаганнар да.

Билгеле, элек районда туберкулез да булгач, әлеге мәсьәләне дә игътибарсыз калдыра алмадык.

- Безнең сөт продукциясен җитештерү өлкәсендә тәҗрибәбез бай. Ветеринарлар белән тыгыз элемтәдә эшлибез, хуҗалыклардан ай саен белешмәләр таләп итәбез. Аннан соң инде заводка килгән сөт эшкәртелә бит, шуңа да бу яктан куркырга нигез юк, - диде Динар Ихтисамов.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined майсыр завод