Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән лицеенда яңа 156 тәрәзә куелачак

Чирмешән лицеенда ремонт бара. Төзелеш эшләре дәресләргә хилафлык китерми, ягъни төзүчеләр - укучыларга, укучылар төзүчеләргә комачауламый.

Биредә ике бригада эшли, берсе янгын сигнализациясе урнаштыра. Инде бу эш тәмамланып килә. Аннан соң күзәтү камералары куя башлыйлар.

Икенче бригада тәрәзәләр алмаштыра. Яңартылырга тиешле 156 тәрәзәнең егермесен урнаштырганнар да.

-Осталар көнгә бер кабинетның тәрәзәләрен алмаштырып, яңакларын ясарга өлгерәләр. Эш беткәч сыйныф бүлмәләре җыела, тәртипкә китерелә, - ди лицей директоры Марат Могыйзов. – Рәхмәт, ремонттан соң кабинетларны җыештыруда, юуда ата-аналар да булыша.

Уку елы ахырына кадәр монда төзелеш эшләрен тәмамларга ниятлиләр. Тик белем учагында яңартасы урыннар тагын бар әле.

-Киләсе елда капиталь ремонт программасына кереп булмасмы дигән өмет тә яши, - ди Марат Әмир улы. – Түбәне дә алмаштырасы иде, су үтә торган урыннар бар.

Җәйге каникулларда азык-төлек блогына да төзүчеләр киләчәк, биредә капиталь ремонт планлаштырыла.

фото: Кадыйр Гомәров

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев