Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән кибетеннән коньяк урлаганнар

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән. 02 Бер атнада район полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр алынган, 3 җинаять эше кузгатылган. Район территориясендә 3 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да матди зыян белән. Авылдашының 12 мең сум акчасын урлаган өчен Югары Кармалкада яшәүче хатын-кызга җавап...

01 135нче янгын частеннан хәбәр итүләренә караганда, үткән атнада районда ут чыгу очраклары теркәлмәгән.

02 Бер атнада район полиция бүлекчәсенә 34 хәбәр алынган, 3 җинаять эше кузгатылган.

Район территориясендә 3 юл-транспорт вакыйгасы булган, барысы да матди зыян белән.

Авылдашының 12 мең сум акчасын урлаган өчен Югары Кармалкада яшәүче хатын-кызга җавап бирергә туры киләчәк.

"Пятерочка" кибетендә бер ир-ат ике шешә (тулаем 940 сумлык) урлаганда тотылган.

Участок инспекторлары һәм башка хезмәтләр 12 кешегә карата административ беркетмә төзегәннәр.

ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган 69 кешене ачыклаганнар.

03 Шимбә-якшәмбе көннәрендә ашыгыч медицина ярдәменә 30 чакырту һәм 20 мөрәҗәгать итү кабул ителгән. Фельдшер Дилә Шәрәфетдинова әйтүенчә, ике көндә ОРВИ белән 7 кеше чирләгән, көнкүрештә җәрәхәт алуның 4 очрагы теркәлгән. Чакыртуларның күбесе - хроник авыручылар янына.

04 Газ хезмәте слесарьлары бер атнада 30 заявка үтәгәннәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined