Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән “эвакуацияләнгән халыкны” кабул итте

1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында эвакуацияләнгәннәрне кабул итү пунктында эшне оештыру буенча укулар узды. Өйрәнүләр вакытында Түбән Камадан эвакуацияләнгән меңләгән кеше "килде". Барлык документларын тикшереп, теркәп халыкны вакытлыча махсус бинага урнаштырдылар. Аннан соң озатып йөрүчеләр төркеме эвакуацияләнгәннәрне исемлек буенча район үзәгендәге йортларга тараттылар. Авыл җирлекләреннән...

1 март - Бөтендөнья гражданнар оборонасы көнендә, Чирмешән кадетлар мәктәп-интернатында эвакуацияләнгәннәрне кабул итү пунктында эшне оештыру буенча укулар узды.

Өйрәнүләр вакытында Түбән Камадан эвакуацияләнгән меңләгән кеше "килде". Барлык документларын тикшереп, теркәп халыкны вакытлыча махсус бинага урнаштырдылар. Аннан соң озатып йөрүчеләр төркеме эвакуацияләнгәннәрне исемлек буенча район үзәгендәге йортларга тараттылар.

Авыл җирлекләреннән килгәннәргә - эвакуацияләнгәннәрне кабул итү пункты начальникларына һәм ярдәмчеләренә әлеге эш барышын практикада күрсәттеләр. Гражданнар оборонасы һәм гадәттән тыш хәлләр өлкәсендә вәкаләтләрне тормышка ашыру бүлеге начальнигы урынбасары Наил Гариев бу юнәлештәге эшнең барлык нечкәлекләрен җентекләп аңлатты. Кайбер төркемнәргә ялган фикер әйтеп сынап карады, тик аның "тел төбен" тиз аңлап алдылар һәм документларны тиешенчә тутырдылар. Бу башкаларга сабак булды.

Автор фотосы

Күбрәк фото: Чирмешәндә гражданнар оборонасы буенча укулар узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined эвакуацияләнгән халыкны кабул итте