Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләре контракт буенча хәрби хезмәтне үз итә

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына быел 35 яшь кешене контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү планы куелган. Быел 6 егет килешү төзеп хезмәткә киткән дә. Әлеге ир-атларның 4се Аксубай районыннан, ә 2се безнең якташлар - Ульяновка һәм Якты Тау егетләре. Алар Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаганнар. Тагын ике Аксубай...

Чирмешән һәм Аксубай районнары хәрби комиссариатына быел 35 яшь кешене контракт буенча хәрби хезмәткә җибәрү планы куелган.


Быел 6 егет килешү төзеп хезмәткә киткән дә. Әлеге ир-атларның 4се Аксубай районыннан, ә 2се безнең якташлар - Ульяновка һәм Якты Тау егетләре. Алар Ватанга хезмәт итүне һөнәр итеп сайлаганнар.

Тагын ике Аксубай егете хәрби кием кияргә документлар әзерли. 2016 елда 7 райондашыбыз шулай иткән - контракт буенча хезмәткә керешкән.

Быел Татарстаннан 149 ир-атны Таҗикстанда хәрби хезмәткә җибәрү бурычы куелган. Монда үткән хезмәт срогының һәр елы 3 ел исәбеннән бара, ел саен 45 көн ял - отпуск бирелә, теләге булганнар 7 ел хезмәттән соң пенсиягә дә китә ала. Кыскасы, егетләргә сайлау мөмкинлеге бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хезмәт итү договор Армиягә язгы чакырылыш