Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә җыена

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы 30дан артык райондашыбыз ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Беренче төркем 22 октябрьдә юлга кузгала, бу көнне 6-7 никрут якыннары белән хушлашачак. Көзге чакырылышның соңгы төркемен 5 декабрьдә озату планлаштырылган. Көзге чакырылыш алдыннан, 1990-1999 елда туган 120 егет медицина тикшерүе узган. Аларның...

1 октябрьдән хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башланды. Бу юлы 30дан артык райондашыбыз ил алдындагы бурычын үтәргә китәчәк. Беренче төркем 22 октябрьдә юлга кузгала, бу көнне 6-7 никрут якыннары белән хушлашачак. Көзге чакырылышның соңгы төркемен 5 декабрьдә озату планлаштырылган.

Көзге чакырылыш алдыннан, 1990-1999 елда туган 120 егет медицина тикшерүе узган. Аларның 40сы хәрби врачлык комиссиясенә юлланган.

Төрле уку йортларында белем эстәү сәбәпле, 50ләп студент егетне хәрби хезмәткә чакыру вакытлыча кичектерелеп тора. 30лап яшь кешенең сәламәтлегендә төрле кимчелекләр табылган һәм алар өстәмә медицина тикшеренүенә җибәрелгән. 7-8 якташыбыз хәрби хезмәткә яраксыз булганга чикләү билгеләнгән.

-Иң элек укуларын тәмамлаган, югары, урта һөнәри белемле егетләрне хәрби хезмәткә озатабыз, алар үзләре дә ил алдындагы бурычларын үтәргә әзер, - ди Чирмешән һәм Аксубай районнары буенча хәрби комиссариатның гражданнарны хәрби хезмәткә әзерләү һәм чакыру бүлекчәсе начальнигы Искәндәр Заһитов. - Хәрби билеты булмаган ир-егеткә эшкә урнашканда проблемалар туарга мөмкин. Безнең районда бер-ике егет хезмәттән качып йөри, улларының кайда икәнлекләрен әти-әниләре дә белмибез, диләр. Бәлки, алар 27 яшь тулгач хәрби билет алырга уйлыйлардыр. Юк, андыйларга хәрби билет урынына бары тик белешмә генә бирелә. Ә бу инде эшкә урнашу мөмкинлеген чикли.

Безнең сайтта укыгыз:

Бәркәтәдән бер хатын-кызның карточкасыннан акча урлаганнар

http://www.nashcheremshan.ru/tt/the-news-tat/item/17629

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined Чирмешән егетләре хәрби хезмәткә җыена