Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән балалар китапханәсе кунакка дәшә

Район үзәк балалар китапханәсе Өлкәннәр көнендә үзләренең яшь китап укучыларының әбиләренә бәйрәм оештыра.

«Әбиемнең алтын куллары» исемле бәйрәм кичәсе  1 октябрьгә планлаштырылган. Анда китап укучылар әбиләре белән киләчәк.

Чара барышында кунакларны татар халкының калфак, күкрәкчә, түбәтәй кебек милли киемнәре, аларның тарихлары, кулъяулык чигү серләре белән таныштырмакчылар. Презентацияләр аша, әбиләрнең сандыгындагы байтак серләр ачылачак. Шулай ук татар халкының милли ашлары турында да фикер алышачаклар. Бәйрәм ахырында кунаклар шул ашлардан авыз итәчәк. Билгеле, бәйрәм бүләкләрсез дә булмас.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев