Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең районда

Чирмешән районында модульле унберенче ФАП һәм врачлык амбулаториясе ачылды

Модульле мондый пункт районда ачылганнардан инде унберенчесе, амбулатория дә модуль бинада урнашкан.

-Биредә бөтен әйбер бар, - диде фельдшер Фирдәвес Мәслахова яңа фельдшер-акушерлык пунктын ачу тантанасында. -Ул элеккеге пункт урынында төзелде. Мин анда 20 ел элек эшли башлаган идем. Кирпечтән чыгарылган мич яктык, суны урамдагы колонкадан ташыдык. Күрәсез, яңа бинада ут та, су, канализация, хәтта бәдрәф тә бар, җылы, якты.

Керкәледә 210 чамасы кеше бар икән.

-Бу кечкенә авылга зур бүләк булды, - дип шатлыгын уртаклашты хезмәт ветераны Әхәт Фәттахов.

Әлеге авылдагы модульле ФАП районда мондый инде унберенче бина. Аны төзүгә, тирәсен төзекләндерүгә республика бюджетының 2 миллион 300 мең сум чамасы акча тотылган.

-Яңа бина халык сәламәтлеген саклауга булышсын иде, - диде тантанада катнашкан район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов. - ФАПны төзүдә күп көч куйган район үзәк больницасы җитәкчелегенә, авыл җирлеге Советына, республика җитәкчеләренә, төзүчеләргә бик зур рәхмәт.

1700 чамасы кешегә хезмәт күрсәтүче Түбән Кәминкә табиблык амбулаториясен ачу мизгелләрен шушы авылның барча халкы күрде диярлек. Тантананы җыр белән башладылар.

-Бу үзе бер больница кебек, - диде район башлыгы урынбасары Габдрәшит Җамалтдинов, бинаны ачу бәйрәмендә. - Монда күпләрнең өлеше кергән. Авыл җирлеге  Советы, үзәк больница төзелешне тизләтү өчен нык тырыштылар.

Табиблык амбулаториясе коллективы якын көннәрдә монда күченәчәк. Тәҗрибәле табиб Максим Просвиркин җитәкчелегендәге коллективның киләчәктә дә макталып эшлисенә шик юк. Әле бүген дә алар адресына җылы сүзләр еш яңгырады.

Амбулаториянең чама белән 90 ел чамасы элек төзелгән иске бинасын хәзерге белән чагыштыра да алмыйсың.

-Мин участок больницасында 16 ел эшләдем, инде пенсиядә, - диде Минҗинан Мортазина бүгенге вакыйганың мөһимлеген белдереп. -Бик шәп ясаганнар, монда бөтен шартлар тудырылган.

Әлеге сәламәтлек ноктасында 5 кеше көндезге станционарда дәвалана ала. Биредә хәтта анализ да тапшырырга мөмкин.

7 миллион 400 мең сум акча тотып төзелгән амбулатория якын-тирәдәге биш авыл җирлеге халкына хезмәт күрсәтәчәк, биредә 8 кеше эшләячәк.

Әлеге объектларны ачу тантанасында төзүчеләргә бүләкләр дә тапшырдылар.

Быел, планлаганнар үзгәрмәсә, район үзәк больницасы баш табибы Лилия Мортазина әйтүенчә, Кармышта да яңа ФАП төзелергә тиеш. 

фото: автор

Керкәледә ФАП, Түбән Кәминкәдә амбулатория ачылды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев